Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Лагерь ачылды!

Капиталь төзекләндерүдән соң “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере ишекләрен ачты.

Бүген капиталь төзекләндерүдән соң “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен ачты. Тантаналы ачылу чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Премьер министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин һәм район җәмагатьчелеге катнашты. Лагерьгә керү капкасы төбендә кызыл лентаны кискәч, кунаклар лагерь территориясенә уздылар. Биредә аларны волонтер-укучыларыбыз лагерь буенча сәяхәткә чакырдылар. Чарада катнашучылар  ачык һавада  укучыларның чыгышын карагач, бүләкләү тантанасы узды. Лагерьне төзекләндерүдә үзләреннән зур өлеш керткән һәм төзекләндерү эшләрен башкарган подрядчы оешма вәкилләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Территорияне чистарту, тәртипкә китерүдә актив катнашкан оешма җитәкчеләре дә район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын кабул иттеләр. Аннан соң кунаклар территориядә урнашкан ашханә, медицина пункты, балалар яшәячәк биналарны карадылар. Башкарылган эшләр, лагерьдагы үзгәрешләр бар кешенең дә күңеленә хуш килде.  

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев