Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Лаеш районында «Каравон - 2024» фестивале узды

Рус фольклоры фестивалендә Мөслим районы ансамбльләре дә катнашты

26 майда Лаеш районының Никольское авылында "Каравон - 2024"  –  XXXII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале узды. Ул 200 дән артык иҗат коллективын җыйды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп - "Бу бәйрәм – республикабызның барлык милләтләре дә үз традицияләренә, мәдәниятенә, фольклорына, һөнәрләренә сак карарга  тиеш дигән максат куя. Бу традиция, бу рух, бу безнең ил", - диде.
Мөслим районының Михайловка авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Рябинушка» рус халык фольклор ансамбле (җитәкчесе  Фиалка Хафизова), Рус Шуган авылының  «Черемушки» вокаль ансамбле (җитәкчесе  Ксения Хисаметдинова) бәйрәмдә актив катнаштылар һәм тамашачыларга үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр, рус халык такмакларын  башкардылар, фестиваль кунаклары белән аралаштылар.
Җитәкчеләр –  Фиалка Хафизова һәм Ксения Хисаметдинова дипломнар белән бүләкләнделәр.
Ансамбль членнарына иҗади озын гомер, уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез, – дип хәбәр итә  "ТР Рус милли - мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякова.

Галина Светлякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев