Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Гыйлем бәйрәме узды

Беренче сыйныф укучылары өчен районда өченче тапкыр Гыйлем бәйрәме оештырылды.

Мөслимдә Гыйлем бәйрәме үтте. Өченче ел рәттән уку елы башлангач, көзнең матур һәм җылы көнендә оештырыла ул.
Мөслим мөхтәсибәте әзерләгән бәйрәм чарасында район мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары катнашты. Курай паркында балалар өчен төрле мастер-класслар, уен мәйданчыклары эшләде. Гыйлем һәм аның әһәмияте белән кызыксынган кыз һәм малайлар дин әһелләренең чыгышларын йотлыгып тыңлады, төсле кәгазьләрдән көзге композицияләр ясады, изге Коръән һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләрен яттан белүчеләр дә шактый иде.
Балаларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләде. Районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча үзенең киңәшләрен бирде.

 

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев