Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Гаилә елына старт (фоторепортаж)

Гаилә елын ачу уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара үтте.

Чараны оештыручылар иң элек Укытучы һәм остаз елын ябып, мөгаллимнәрне тәбрикләде. “Җир йөзендә һәр кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана. Укытучы шушы сукмактан тайпылмыйча, авырлыкларны җиңеп, туры барырга өйрәтә”, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, мөгаллимнәргә рәхмәтен җиткереп. 

Бертөркем укытучылар үз предметларының үзенчәлекләре турында сөйләде, балаларга туган телнең бөеклеген, матурлыгын аңлатуның, төрле өлкәләрдәге ачышлар белән таныштыруның әһәмияте хакында бәян иттеләр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина укытучыларга теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмдә район мәгарифен үстерүдә һәм балаларны укытуда тирән эз калдырган остазлар турында видеосюжетлар да күрсәтелде. Россиядә Гаилә елы уңаеннан Мөслим урта мәктәбе коллективы Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” комедиясен күрсәтте. Сәхнәгә бертөркем укытучы гаиләләре күтәрелде. Аларның һәркайсына гаилә елы символикасы тапшырылды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев