Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бөтенроссия “Туган тел” форумы уздырылды

Чарада районыбызның татар теле укытучыларыннан торган делегация катнашты.

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештырды.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы иде.

14 нче ноябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узды. Пленар утырыштан соң мөгаллимнәр өчен методик мәйданчыклар утырышы каралган иде. Әлеге чарада район мәгариф бүлеге методисты Нурания. Шәймарданова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Алсу Латыйпова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева, Михайловка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Иксанова катнаштылар.

Фото - А. Латыйпованың шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев