Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бер күрешү – үзе бер гомер

Мөслимлеләр башкаланың В.Ленин исемендәге мәдәният йортында сәхнә тотты. Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданнан ук башланды: кунакларны район сәнгать мәктәбендә белем алган балалардан оешкан “Холодный драйв” вокаль-инструменталь ансамбле сәламләде. Фойеда гармунчылар һәм курайчылар каршы алды.


Мәдәният йортында районыбыз уңганнарының кул эшләреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Биредә җирлегебездә сакланып калган татар орнаментлары белән чигүләр, төрле милләт вәкилләрен сурәтләгән текстиль курчаклар, каз өмәсе күренешләрен тасвирланган картиналар, Мөслимнең кабатланмас табигате чагылыш тапкан фоторәсемнәр, якташ язучыларның китаплары урын алган, Мөслим бренды – какланган, ысланган казлар һәм камыр ризыкларын сату оештырылган иде. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре үз милли йолаларын күрсәтте, милли ризыкларын тәкъдим итте. Чигү, картиналар, уенчыклар, бизәнү әйберләре ясау, Казан җөе белән читек чигү, чабата, читән үрү, тәңкә сугу, чәкчәк пешерү, токмач кисү, карвинг буенча мастер-класслар эшләде. Читән, чабата үреп караучылар да, кулъяулык чигәргә заказ бирүчеләр дә булды.
Бикмәч авылыннан 92 яшьлек Мәзһәр Тахауовның чабата үрүенә һәркем шаккатты.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев