Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Батырлыкка урын бар

Мөслим лицеенда “Без сезнең белән горурланабыз!” исемле Батырлык дәресе үтте. Очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр килгән иде. Чарада район мәктәпләренең 8-10 сыйныф укучылары катнашты һәм егетләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

– Батырлар кылган гамәлләр, аларның данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Безнең егетләрнең дә исемнәре зур хәрефләр белән язарлык! Егетләр ил алдында җаваплылык тоеп махсус хәрби операциядә катнаша. Әлеге очрашу яшь буында ватанпәрвәрлек, туган җирне ярату хисләрен тәрбияләр, дип ышанабыз, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Санаулы көннәргә генә ялга кайткан егетләрнең укучылар белән очрашырга, аралашырга вакыт табулары мактауга лаек.
– Хәрби операциядә катнашырга берсүзсез ризалаштым. Качып йөрү – егетлек түгел. Мобилизацияләнгән егетләр үзара дуслык белән дә көчле. Һәрвакыт дусларның ярдәмен тоеп яшибез. Гранатометны бер генә кеше күтәреп куя алмый, иптәшең белән бербөтен булып эшләгәндә генә җиңүгә ирешеп була, – ди Илназ.
Батырлык дәресендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм оештыручыларның берсе Рүзәл Минһаҗев та катнашты.
– Уңышлы кешенең төп сыйфатларыннан берсе – җаваплылык. Берничә мәртәбә мобилизацияләнгән егетләр янына барырга туры килде. Гуманитар ярдәм өләшкәндә: “Син Мөслимнеке түгел, сиңа бирмибез,” – дип кеше аермыйбыз. Кайдан булуына карамастан, һәммәсенә дә тигез өләшәбез. Азнакайдан бер апа улына дүрт тапкыр посылка җибәргән, әмма алар кире әйләнеп кайткан. Мин посылканы илтеп тапшырырга вәгъдә бирдем. Егет – алгы сызыкта, анда кертмиләр. Тик вәгъдә биргәч, үтәргә кирәк. “Минем белән берәр нәрсә булса, гаепне үз өстемә алам” дигән язу белән алгы сызыкка үтеп, ул егетне таптым. Шунда шатлыктан күзләребез яшьләнде, – ди Рүзәл.
– Дүртәр кешелек бүлмәләрдә яшибез. Гуманитар ярдәм, шөкер, килеп тора. Иң сөендергәне – балалар хатлары. Бер егет хат аркасында исән калды да! Бер баланың хатын укыганда солдатны чакырып алалар. Барып җиттем дигәндә генә хатның өстәлдә калуын искә төшереп, кире борыла. Шунда солдат торган урында граната шартлый. Батырлыкка һәрвакыт урын бар. Аңа юл җаваплылык хисе һәм әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша бара, – дип сөйләде хәрби операциядә катнашучы егетләр.
Очрашу истәлеге итеп кунакларга укучылар чиккән кулъяулыклар тапшырылды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев