Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Әниләр көне белән!

Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә.

Хәерле иртә, райондашлар!
Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше - әни... Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. 

Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан РФ Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 нче номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә.

Кадерле, газиз әниләребез! Бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга - картайган көннәрегездә дә терәк булып, сезгә гомер буе алар янәшесендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Балагызның берәве - сез,
Гаиләнең йөрәге - сез.
Иминлекнең терәге - сез.
Һәркемнең иң кирәге - сез.

  Фото - Мөслим сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев