Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Әдәби офыклар” китабы тәкъдим ителде

Җирлегебездә яшәп иҗат итүче бер төркем райондашларыбызга “Әдәби офыклар” китабы тапшырылды.

Мөслим үзәк китапханәсендә әдәби чара үтте. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да катнашты. “Әдәби офыклар” китабын презентацияләү чарасына шигырьләре һәм хикәяләре шушы җыентыкка тупланган авторлар чакырылды. Алар арасында Марсель Гыйльфанов, Лилия Шәймиева, Йолдыз Зәкиева, Әнисә Мөбәрәкшина, Сәрия Мирзаянова бар иде. Райондашларыбыз үзләренең шигырьләрен сөйләде, иҗат юлына этәргән истәлекләре белән уртаклашты. Иҗат җимешләре китапта урын алган райондашларыбызның һәммәсенә әлеге җыентык бүләк итеп тапшырылды.
– Мөслимлеләрнең шигырьләре һәм хикәяләре “Әдәби офыклар” җыентыгында басылып чыгуга чиксез сөендем. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән әлеге 483 битлек җыентыкка нефть төбәгендә яшәп иҗат иткән, укучыларга яхшы таныш язучыларның һәм бүген иҗат итүче әдипләрнең һәм һәвәскәр каләм ияләренең шигырь, проза һәм драма әсәрләре тупланган, – диде чараны оештыручы, Иске Карамалы китапханә мөдире Гөлназ Шәмси.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев