Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Төп хәбәр

Ватанны саклаучылар көне белән!

Илебез халкы Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин, Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, районыбызның барлык ир-егетләренә котлау сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм белән! 
Анда түбәндәге юллар бар: 
“Бүген, барыннан да элек, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта тиңдәшсез батырлык күрсәткән ветераннарыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә; хәрби традицияләрне саклау буенча алып барган эшләре өчен хәрби-интернационалистларга, запастагы солдатларга һәм офицерларга тирән рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. 
Бүгенге көндә районыбызның 72 асыл егете, илебез сагында уяулык күрсәтеп, армия сафларында хезмәт итә икән, димәк, хәрби бурычларын намус белән үтәүче яшьләребез белән дә хаклы горурлана алабыз. 
Һәркайсыбызга тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшәргә язсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле гаилә тормышы, барлык эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар телим!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев