Гаилә – таяну ноктасы
Район мәдәният йортында Гаилә елын ябуга багышланган тантаналы кичә узды
Иң элек сәхнәгә җирлегебездә яшәүче үрнәк гаиләләр чакырып хөрмәтләнде. Гаиләләргә, залдагыларга җылы теләкләрен район башлыгы Альберт Хуҗин җиткерде.
– Гаилә – кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәркем өчен язылмаган кануннар кебек изге бурычтыр ул. Мөслимдә, шөкер, күз явын алырлык, гамәлләре, куйган хезмәтләре белән үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Ел да шушы вакытта без яңа елга планнар корабыз, башкарасы эшләрне тәгаенлибез. Яңа елны һәрбарчабызга якыннарыбыз белән үткәрергә язсын, биш кенә хәрефле, әмма мәгънәсе үлчәп кенә бетерерлек булмаган зур мәгънәгә ия “гаилә” сүзе безне гомеребез буе озата барсын иде! – диде район башлыгы.
Спорт сөюче гаилә
Бариевлар – районда спорт казанышлары белән танылган гаилә. Гаилә башлыгы Ларис Хәмбәл улы балалар спорт мәктәбендә 2017 елдан армрестлинг буенча тренер булып эшли. Укучылар белән шөгыльләнү дәверендә ул Россия һәм Европа дәрәҗәсендәге җиңүчеләр тәрбияләде. Тормыш иптәше Ләйсән Фәһәметдин кызы – Мөслим гимназиясенең биология укытучысы. Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручы укучыларны әзерләүче остаз да ул. Уллары Илһам, кызлары Илина – армрестлинг буенча спорт мастерлары, кече уллары Ислам да апасы белән абыйсыннан калышмый. Быел ул Татарстан Республикасы Беренчелегендә һәм чемпионатында беренче урынны яулады.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев