Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тиз генә яңа эш табу өчен җиде киңәш

«Карьера үсеше университеты»на нигез салучы Татьяна Минаева сүзләренчә, эш бирүче – рекрутер, эш эзләүче – кандидатны берничә пункт буенча бәяли.

«Карьера үсеше университеты»на нигез салучы Татьяна Минаева сүзләренчә, эш бирүче – рекрутер, эш эзләүче – кандидатны берничә пункт буенча бәяли. Ул тиз генә эшкә урнашу өчен киңәшләрен биргән. 

  1. Вакансиядә күрсәтелгән функцияләр барысы да резюмеда да билгеләнгән. Әлбәттә, кирәкле тәҗрибәнең 50 проценты туры килгән, яки бөтенләй тәҗрибәсе булмаган кешеләрне дә эшкә чакырулары мөмкин. Ләкин күпчелек очракта барысы да туры килгән очракта эшкә алалар.
  2. Резюмеда кешенең казанышлары күрсәтелгән. Әгәр алар булса, хезмәткәрне «нәтиҗәле эшче» дип саныйлар.
  3. Канидидат резюме җибәргәндә уникаль хат та язган. Эш бирүче моны «мотивация һәм аналитик сәләт билгесе» дип бәяли. Ягъни, кандидат рекрутерга нәрсә кирәген өйрәнгән һәм шундый хат язарга иренмәгән.
  4. Резюмеда орфография хаталары юк.
  5. Кандидат эш буенча аралашканда хат язу кагыйдәләрен белә, чакырып җибәрелгән хатларга җавап бирә, рәхмәт әйтә һәм башкалар.
  6. Кандидат очрашуда үзен дустанә тота, агрессив түгел, мәсьәләләрне чишү белән кызыксына.
  7. Кандидат сорауларга грамоталы итеп җавап бирә. Аның башка эш эзләү сәбәбенең логикасы һәм сәбәпләре аермачык күренә, җаваплары тулы, тәфсилле була.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tiz-gena-yana-es-tabu-ocen-ide-kinas-5856423

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев