Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Помидорларны фитофтороздан саклау

Бакчачыга файдалы киңәшләр

Фитофтороз – томатларда еш очраучы зыянлы авыру. Үсемлекнең яфракларында һәм помидорларда кырлары аксылрак кара таплар пәйда була, яфракларының аскы ягы аксыл төскә керә.

Югары дымлылык – фитофтора өчен уңай шарт. Көндезге һәм төнге һава температурасының нык аерылуы, салкын чык, еш яуган яңгырлар инфекциянең тиз таралуына җирлек була.

– Фитофтора таралмасын өчен профилактика чаралары үткәрү мөһим. Моның өчен иң элек помидорларны бәрәңгедән ераграк утыртырга киңәш ителә. Үсентеләрне күчерер алдыннан туфракны, “Триходермин” биофунгициды кертеп (бер квадрат метрга 30 грамм препарат), кабат казып чыгарга. Шулай ук үсемлекләрне куе утыртмаска кирәк, – ди ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге әйдәүче агрономы Гөлия Газизова. – Суны үсемлекнең төбенә генә сибәргә кирәк. Профилактика өчен авыруларга каршы үсемлек куакларына биофунгицидлар бөркү уңай нәтиҗә бирә.

Помидорларны фитофтороздан халык арасында таралган ысуллар белән дә саклап була. Мәсәлән, 10 таблетка “Трихопол”ны 10 литр суда эретеп сибү. Даруның арзанрак аналогы да бар – метранидазол. Яфракларны кальций селитрасы (10 литр суга 1 аш калагы) эремәсе белән эшкәртү дә яраклы, ди белгеч.

Агач көлен дә кулланып була, диләр помидор үстерүчеләр. Моның өчен 10 литр җылы суга 250-300 грамм агач көле салып, ике көн тотарга һәм сөзеп файдаланырга.

Чүпрә эремәсе дә файдалы икән. Эремә кертү тамырдан тыш тукландыру да булып тора. 100 грамм прессланган чүпрәне 10 литр суда эретеп файдаланырга кирәк.

Фитофтороз белән көрәштә беренче планга профилактик эшкәртүләр чыга. Шуңа күрә әлеге чараларны үсемлекләрне түтәлгә утыртканнан соң 10-15 көн үткәч башларга һәм помидорлар өлгергәнче һәр атна кабатлап торырга киңәш итәТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге белгечләре. Авыруга каршы чараларны кояшлы җилсез көнне иртәнге яисә кичке сәгатьләрдә үткәрү максатка яраклы булачак.

Фото – freepik.com алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев