Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыяр турында

Бакчадагы яшелчәләр арасында кыяр беренче урында торадыр.

Кыяр өчен азот беркайчан да артык булмый. Азот җитәрлек булмаса, кыярның үсеше акрыная. Кыяр түтәленә чи тирес тә кертергә була. Иң яхшысы: бер штык ярымлы траншея казып, шунда чи тиресне тыгызлап тутырырга, тирес өстенә түтәлдән чыккан туфракны 15-20 см калынлыгында салып тигезләргә һәм орлыкларны шунда чәчәргә. Кыяр дым һәм җылылык ярата. Кыярның тамыры туфракның өстендә генә урнашканлыктан, тирәннән дым ала алмый. Шуның өчен кыярга суны даими сибеп торасы. Бакчага еш бара алмаган очракта, кыяр түтәлен салам яки печән белән калын итеп мүлчәләп кую булыша. Кыярга суны кичке дүрткә-бишкә кадәр сибәргә кирәк. Кичке салкын төшкәнче, яфраклардагы дым кибеп өлгерсен. Бу – авырулардан профилактика. Кыярны үрмәләтеп үстерү отышлырак, болай ул урынны күп алмый, кыярларны җыюы да җайлырак, җил йөреп торгач, авырулар да куркыныч түгел.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшелчәләр турында. Садовые овощи