Файдалы киңәшләр
Кычытканнан маска
Кычытканны косметик максатларда да файдаланалар.
Кычытканны халык медицинасында кулланудан тыш, косметик максатларда да файдаланалар. Яңа җыеп юылган һәм бераз кипшендерелгән яфракларыннан җыерчыкларны бетерүгә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче маска ясыйлар. Ит тарткычта туралган 50 г яфракка бер аш кашыгы бал салалар, болгаталар һәм юка гына итеп биткә, муенга ягалар, өсләрен 25—30 минут тастымал яки сөлге белән каплап торалар. Шуннан соң масканы кайнаган җылы су белән юып төшерәләр һәм битне, муенны бераз гына крем белән майлыйлар. Яз һәм көз көне шундый 10-12 маска ясау битне шактый вакытка витамин белән тукландырып тора.
Фото - freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев