Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гыйнварда бакча эшләре

Гыйнвар – елның башы, әмма кышның уртасы, ди халык. Бакчада тыныч, бакчачының да ял итү мөмкинлеге бар кебек. Әмма бу беренче карашка гына.

Гыйнварга бакчада җитәрлек кар тупланып өлгерә. Җылытылмый торган теплица эченә кар ташлагыз. Моны кар яуган саен эшләргә кирәк. Март башында кояш карый башлагач, кар акрынлап эриячәк һәм туфракны дымга баетачак. Исегездә тотыгыз: үсемлекләр өчен кар һәм яңгыр суы краннан агучы судан күпкә файдалырак. Кар тоту эшен дәвам итәргә кирәк. 
Орлыкларны үзегез әзерләгән булсагыз, аларның тишелешен тикшерә башлагыз. Ай азагына таба үзегезне кызыксындырган орлыкларны эзләү эшенә керешергә була. Бу вакытка, гадәттә, сатучылар узган елдан артып калган орлыкларны сатып бетерә. Орлыкларны сыналган, ышанычлы фирмаларныкын гына алырга тырышыгыз. Шәхси сатучылардан алсагыз, аларның да сыналганнарын сайлагыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев