Горчица
Акча түкмичә генә, экологик яктан чиста әйберләр белән дә пөхтәлек саклап була.
Горчица
Өйне тәртиптә тоту, савыт-саба юу өчен ай саен күпме көнкүреш химиясе алабыз. Акча түкмичә генә, экологик яктан чиста әйберләр белән дә пөхтәлек саклап була. Горчица – савыт-саба юу өчен менә дигән чара. Дымлы губкага коры горчица сибәргә һәм юарга. Ул майны эретә, бик яхшы чайкала, исләрне бетерә һәм савытларны ялтырата. Чәй содасы да савыт-саба, сантехника әйберләрен яхшы чистарта, ялтырата. Тәрәзәне аш серкәсе эремәсе белән юа аласыз. Аш серкәсенә 1:5 исәбеннән су кушарга һәм юарга була. Ул көзгене дә ялтырата. Аш серкәсен лимон согына алыштыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев