Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гәрчич үләне дәвалый

Ревматизмнан 2 аш кашыгы коры гәрчичне шул ук күләмдәге камфара маена кушалар.

* Ревматизмнан. 2 аш кашыгы коры гәрчичне шул ук күләмдәге камфара маена кушалар. 1 йомырка агы, 2 чәй кашыгы аракы өстиләр. Катнашманы авырткан урынга сөртеп уалар. Ярты сәгатьтән юеш салфетка белән сөртеп алалар.

* Подагра булганда, тигез күләмдә гәрчич һәм аш тозы, чиста керосин алып болгаталар. Шуны авырткан урынга сөртәләр.

* Очкылык тотасызмы? Коры гәрчичне аш серкәсе салып болгаталар. Телнең 1/3 өлешенә сөртәләр. Катнашма телне яндыра, берничә минут түзәргә туры килер. Ахырдан авыз эчен җылы су белән яхшылап юалар.

* Тамак төбе авыртканда, 100 мл җылы суга 1 чәй кашыгы бал, 1/2 чәй кашыгы гәрчич, 1 чәй кашыгы тоз һәм бераз гына лимон согы салып болгаталар. Катнашма белән көнгә 4-5 мәртәбә тамак төбен чайкаталар.

* Аягыгыз арыдымы? 2 аш кашыгы гәрчичне 2 литр суга салып болгаталар. Аякларны шунда ярты сәгатькә тыгып утыралар.

* Томаулаганда, гайморит борчыганда, коры гәрчичне чүпрәккә төреп, кайнар суда юешлиләр һәм маңгайга – ике каш арасына куялар. Шулай ук борынга куеп торырга да мөмкин.

Фото Изображение от jannoon028 на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев