Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Буыннарны чистарту

Бу процедура, әлбәттә, бик үк рәхәт түгел, әмма нәтиҗәсе - искиткеч!

Буыннарга һәм умырткалыкка тоз утыру - киң таралган һәм бик җәфалый торган авыру. Организмнан тозларны кудыртуның бик әйбәт борынгы кытай ысулы бар.


3 стакан теләсә нинди үсемлек маен алырга кирәк. Дәваланыр алдыннан кич белән бары тик чәй генә эчегез. Иртәнгә ашказаныгыз буш булсын. Ә аннары, шул иртәдән башлап, өч көн буена үсемлек мае гына эчеп торыгыз. Аны көнгә бер тапкыр да, тукланган вакыттагы кебек, өлешләп, берничә кат та кабул итәргә була. Әмма иртәләрен һичшиксез эчәргә кирәк. Бу өч көн эчендә башка бернинди дә ризык кулланмагыз. Инде бик теләсәгез, 100-200 грамм кайнамаган су гына эчәргә мөмкин (май кабул итеп беркадәр вакыт үткәннән соң гына). Дүртенче көнне иртән чәй эчегез, төш вакытыннан исә гадәттәгечә ашый башларга ярый. Исегездә тотыгыз, май эчүнең өченче көнендә бераз тәннәрегез "ватылып", күңелегез төшенкеләнеп торыр. Түзегез. Бу процедура, әлбәттә, бик үк рәхәт түгел, әмма нәтиҗәсе - искиткеч!

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев