Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчаны кышка әзерләү

Теплицаны яхшылап җыештырасың. Бер генә яфрак та, үсемлек калдыгы да калмасын, чөнки аларда авырулар, бөҗәкләрнең личинкалары яшеренеп калырга мөмкин. Җирне яхшылап тырмап, сидератлар чәчеп, су сибәргә кирәк. Язын яшелчәләр утыртканчы, күкерт шашкасын яндырырга кирәк. Ул бөтен бөҗәкләрне, аларның личинкаларын юк итә, күгәрек авыруларыннан чистарта.

Роза куаклары, җиләкләр кышка бакчада кала. Аларны суыктан, өшүдән саклау өчен коры агач чүбенә балчыкны бераз гына кушып, бергә аралаштырып, төбенә өеп чыгасы. Салам яки корыган үләннәр белән капласаң, тычканнар оялап, куакларын кисеп бетерергә мөмкин. Коелган яфракларны, үләннәрне җыеп яндырырга яки чыгарып түгәргә. Җиргә күмеп калдыру киңәш ителми, чөнки аларда зарарлы бөҗәк личинкалары, бактерияләр кала.  
Агач-куакларга, күпьеллык чәчәкләргә күп итеп су сибәргә. Төпләренә көл сибегез. Черегән тирес булса, аны да салып, төпләрен бераз казып йомшартып чыгыгыз.
Уңган бакчачы ел да суган, сарымсак, кишерне көздән утыртып калдыра. Көз көне чәчелгән кишер тизрәк шытып чыга, ә суган ныграк була, уңышы да яхшы чыга. Кишерне җир туңарга бер атна-ун көн кала чәчү дөрес.

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев