Әти-әниләр колагына
Файдалы киңәшләр

Әти-әниләр колагына

Балагызның проблемалары өчен сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

* Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

* Балага эш өстәле булдыры­гыз. Лампа элегез, дәрес распи­саниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

* Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң ул үзе җыештыра башлар.

* Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

* Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак-савыт юамы, дәрес әзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы – барыбер.

* Балагызны мактагыз, ар­касыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз.

* Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз.

* Һәрвакыт “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. * Балага бүләк бирер алдыннан, аны дөрес кабул итүен булды­рыгыз.

Фото – freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев