Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәйге киемнәрне дөрес саклыйбыз

Матур күлмәкләрегез киләсе елга да сөендерсен өчен киемнәрне саклауның берничә кагыйдәсен үтәү мөһим.

Беренче кагыйдә – кыш көне киелми торган киемнәрне көздән юып калдыру. Бер тапкыр гына киелгәннәрен дә юмыйча шкафка тыгарга ярамый. Быел беленмәгән кечкенә генә тап, тукымага сеңеп, аннан гомердә дә котыла алмаячаксыз.
Икенче кагыйдә – юылган киемнәрне яхшылап киптерү. Урамда, җиләс җирдә киптерсәң, бигрәк тә яхшы.
Өченче кагыйдә – өзелгән сәдәфләрне, сүтелгән җөйләрне көздән үк тегеп калдыру.
Язга кадәр сәдәф югалырга мөмкин. Яз көне тиз генә алып киим дигәндә, киемне тәртипкә китерер вакытыгыз булмавы да ихтимал.
Дүртенче кагыйдә – трикотаж һәм стрейч тукымадан тегелгән киемнәрне, шулай ук шифон яки челтәр күлмәкләрне төрелгән килеш кенә саклау.
Шакмаклап төрүгә караганда, киемнәрне бөтереп – рулет сыман төреп саклау отышлы: урынны да күп алмый, бөгәрләнүе дә азрак.
Көя күбәләге кортының йонны гына түгел, ефәкне дә яратуын онытмагыз. Чын ефәк киемнәрне кышка алып куйганда көядән саклый торган препаратлар кулланырга кирәк.
Сатуда вакуумлы пакетлар бар. Кием-салымны тутырып, махсус нипель аша һавасын чыгаргач, капчыкның күләме кими. Андый капларның эченә тузан да, көя күбәләге дә, яман ис тә үтеп керми. Юка булганга, берсе өстенә икенчесен куеп, өске киштәдә саклавы уңайлы.
Киемне бурсыган исләрдән саклау өчен, арасына киптерелгән лаванда яки тимьян салынган кечкенә генә янчыклар куеп калдырыгыз. Лаванда исе көядән дә саклый.
Аяк киеменең һәм сумкаларның рәвешләре бозылмасын өчен эченә йомарланган кәгазь тутыралар. Сумка эченә рулонлап төрелгән җәйге яулык, шарфларны салырга була. Сумкаларны элеп түгел, тартмада сакласаң яхшырак. Җиңелрәкләрен элеп куеп та сакларга була.

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев