Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Соңгы дәрес

– Хат язганым юк, – диде ул, күзләрен тәрәзәгә төбәп. – Болынкырда безнең ничек яшәгәнне белә идегез… – Алайса, минем адресны кемнән алдың? – Казаннан сыйныфташ Наил җибәрде. Ул мине былтыр ничектер эзләп тапты. – Кызык, балалар белән ата-аналар хат язышмый тор­ган заманга да килеп җиттек, – дип куйды Наҗия, үз-үзенә сөйләнгәндәй.

(Дәвамы).

– Хат язганым юк, – диде ул, күзләрен тәрәзәгә төбәп. – Болынкырда безнең ничек яшәгәнне белә идегез…

– Алайса, минем адресны кемнән алдың?

– Казаннан сыйныфташ Наил җибәрде. Ул мине былтыр ничектер эзләп тапты.

– Кызык, балалар белән ата-аналар хат язышмый тор­ган заманга да килеп җиттек, – дип куйды Наҗия, үз-үзенә сөйләнгәндәй.

Дамир әллә аны ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты, тәрәзә төбендәге гөлләрнең сары чәчәклесен иелеп иснәгәч:

– Бераз әрем исен хәтерләтә, – диде, чәчәк таҗына бармагы белән кагылып-кагылып куй­ды. – Мин каберемә әрем утыр­тырга куштым...

– Син ни сөйлисең, Ярул­лин?! – Наҗиянең ачулы та­вышы, зәһәр күз карашы аны сискәндереп җибәрде. – Әле сиңа үлем турында уйларга бик иртә!

– Мин бит каберемә чәчәкләр утыртмаска кушуымны гына әйттем. Үзем дә, яшәвем дә әрем шикелле әче булгач... Ярый, миңа кузгалырга вакыттыр...

Дамир, сумкасын кулына алып, ишеккә атлады.

– Тукта! – дип кычкыр­ды Наҗия, ачыргаланып. Кулы белән күкрәген кысып, акрын гына сулыш алгач, аның күзләренә туп-туры ка­рады. – Син бит нидер әйтеп бетермисең. Күптән күреп то­рам. Нәрсә бар?

Дамирның сумкасы, шапыл­дап, идәнгә төште.

– Бар шул, апа... – ул гаепле кыяфәт белән аның каршына килде, калтыранган кулларын, яшерергә теләп, әле чалбар кесәсенә тыкты, әле, кире чы­гарып, биленә куйды. – Әйтергә дип килдем. Хәзер батырчылык итә алмыйм. Сезне борчырга тиеш түгел идем дә... – Дамир кинәт аның алдына тезләнде. – Ярдәм итегез миңа!

– Тор! – Наҗиянең аңа бәгырен өзәрлек сүзләр әйтәсе килде. – Ир кеше, дөнья гизеп кайткач, туган җиренә генә тезләнә ала. Яки әнисе каршын­да...

Дамир озаклап, идәннән аерыла алмагандай, кыенлык белән торып басты. Укытучы­сы, кырыс карашын туп-туры аның күзләренә төбәп, җавап көтә иде.

– Минем эчемне көне-төне нидер кимерә. Ашавым ашау, эчүем эчү, эшем эш түгел. Йо­кым бөтенләй качты...

– Нәрсә булды соң? Аңлат.

– Аңлата алсам иде мин аны... Коточкыч бушлык, эчемдә берни дә калмады, янып бетте бугай инде... – Дамир шактый ва­кыт, карашын идәнгә юнәлтеп, сүзсез торды. – Әллә нинди кур­кыныч төшләр күрәм. Соңгысы өч мәртәбә керде... Җир йөзендә берүзем калганмын, имеш. Бар­лык җан иясе каядыр киткән. Очсыз-кырыйсыз соры чүл. Бер генә өй дә, бер генә агач та юк. Минем паспортым, тагын бик кирәкле документларым кайда­дыр онытылып калган. Тизрәк китәргә кирәк. Әйберләремне юлларга дип, каядыр талпы­нам. Баскан җирем шундый ышанычсыз – әллә көл, әллә тузан, атлаган саен, тездән ба­там. Ярдәм сорап кычкырмак­чы булам – тавышым чыкмый, соры томан күзләремне тома­лый. – Дамир авыр сулап куй­ды, костюмын ычкындырып җибәрде. – Үз гомеремдә бер төшне өч мәртәбә күргәнем юк иде. Өченчесендә авылдагы ак этебез күзгә чалынып алды. Бик еракта әйле-шәйле генә... Ул бит мине мәктәпкә озата, каршы ала иде...

Дамир сөйләвеннән тукта­ды да бүлмә буйлап йөрергә кереште. Наҗия, аның аяк та­вышларын тыңлап, дөньясын оныткандай, аска карап утыр­ды. Аннары Дамирның каршы­на килеп, күзләренә туп-туры төбәлде:

– Минем сиңа шулкадәр ярдәм итәсем килә... Яшермичә генә әйт әле: синең чынга аш­маган, күңелеңне яндырып то­ручы уйларың бармы?

– Юк. Мин ул яктан тыныч.

– Кешегә барысы да әйбәт кебек тоела. Ниндидер сиздермәгән сәбәпләр арка­сында эчендә утлы өермәләр бөтерелә.

Укытучысының һәр сүзе аны көйдереп-көйдереп алгандай итте. Югыйсә, очрашкач, нин­дидер зур сөйләшү булачагын белеп килде. Тик сөйләшү ул теләгән якка борылмый иде. Наҗия аңа, сулышы ишетелеп торырлык дәрәҗәдә якын ки­леп, күзләренә туп-туры кара­ды.

– Миңа үпкәң юктыр бит?

– Сезгә юк.

– Ә башкаларга?

– Белмим инде, – Дамир ба­шын читкәрәк борырга теләде, әмма укытучысының күз ка­рашы аны кадаклап куйган­дай тотты. – Өйдә мин бер генә җылы сүз дә ишетмәдем. Мәктәптә “Аксак чәүкә” идем...

– Без сиңа бирергә мөмкиннең барысын да бирдек.

– Акларга тырыштым бит. Сезгә килүем да шуны күрсәтү өчен...

Наҗия, ниндидер эше чык­кандай, акрын гына кузга­лып китте, Дамирның өстәл читендәге чынаягын уртага­рак этеп куйды, аннары аның каршына килеп басты. Кара­шы уйчанланган һәм нинди­дер бер аңлаешсыз күләгә белән өртелгән иде.

– Мин уйлаганымны әйтмичә кала алмыйм, – диде ул акрын гына. – Син тормыш тәмен югалткансың бугай...

Дамир, аптырап , иңбашларын сикертеп куйды.

– Тормыш тәме?

– Ул тамырлардан килә... Тел белән тоеп булмый тор­ган әчкелт тәм... Канатларың биеккәрәк талпынган саен, ныграк сизелә, – Наҗиягә укучысының сораулы кара­шы мәктәптән үк таныш иде. Шуңа күрә ул сүзен дәвам итте: – Аягыңа туры басу өчен нык тырышкансың. Кибетләрең дә табышлы. Сиңа хәзер өченче тормышны башларга кирәк.

Дамирның йөзе яшен тизлегендә үзгәреп китте.

– Ни сөйлисез, апа?! Нинди өченче тормыш?!

Наҗия, күзләрен кысып, аңа төбәлде. Бу хәтәр караш Дамир­га таныш, аннан яхшылык көтеп булмый иде.

– Син бит: “Мин менә кем булдым!” – дияргә кайттың, – диде Наҗия салкын, ят та­выш белән. – Ә нишләп депутат значогыңны такмадың?

– Сез безне тыйнак булырга өйрәттегез, – диде Дамир, са­гаеп.

– Молодец, “биш”ле куярлык җавап бу! Мин күптән түгел бул­ган бер хәлне сөйлим әле. Де­путат значогы таккан берәүне кибеттә халык сырып алды. Тетмәсен теттеләр. Шабыр суга батты, мескен. Мин яклап сүз әйткән идем, син аның әниседер, шуңа яклыйсыңдыр, дип, минем дә кирәкне бирделәр. Теләсә кайда бик та­гып йөрергә тырышма син аны...

– Апа, сез мине мыскыл итәсез! – диде Дамир, үз-үзен кая куярга белмичә.

– Башта тыңлап бетер, ба­лам. Значогың кесәңдә, инже­нер дипломың белән орденың кесәңдә. Нишләп кесәңдә алар?

– Күкрәк киереп йөрергәмени?

– Ә нигә киермәскә? Кесәңдә күкрәк киерердәй бүтән әйберләр юкмы тагын?

– Нәрсә булсын...

– Намус, вөҗдан, башкасы...

– Их, апа!.. Болай көләсегезне белгән булсам!.. – Шулай диде дә Дамир, сумкасын алып, ишеккә юнәлде.

(Дәвамы бар).

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев