Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Хәзрәт белән чәй: бала тугач нәрсә эшләргә кирәк һәм исламда нинди исемнәр рөхсәт ителә

Имам шәригать буенча балаларга нинди исемнәр кушарга рөхсәт ителүе турында сөйләде.

Бала туганнан соң нинди процедуралар үткәрергә кирәк? Балаларга нинди исемнәр кушарга рөхсәт ителә? Исем кешенең язмышына һәм характерына тәэсир итәме? «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде.

«Аллаһы Тәгалә безгә балаларны әманәт итеп бирә»

Рөстәм хәзрәт, бала тугач нинди процедуралар үткәрергә кирәк?

Аллаһы Тәгалә безгә бала алып кайтырга насыйп итү – ул зур бәхет. Бик күп гаиләләр озак еллар дәвамында бала алып кайта алмый. Алар безгә килә, без алар өчен укыйбыз, Аллаһыбыздан сорыйбыз. Мин һәрвакыт һәр гаиләдә балалар булсын, дип дога кылам.

Аллаһы Тәгалә безгә балаларны әманәт итеп бирә. Без аның өчен Аллаһ каршында җаваплы. Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи үә сәлләм әйткәнчә, безнең иң беренче бурычыбыз – балабызга яхшы, матур исем сайлау.

Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Әни кешегә бер исем ошый, әти кеше икенче исем тәкъдим итә. Мондый очракта бөтен вариантларны язып алыгыз һәм сезгә никах укыган имамга яки якындагы мәчеткә мөрәҗәгать итегез, киңәшләшегез.

«Иң яхшы исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман»

Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи үә сәлләм әйткәнчә, ир балага кушу өчен иң яхшы исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман. Аннан соң башка пәйгамбәрләребезнең исемнәре. Әйтик, Мөхәммәд, Әхмәд, Якуб, Йосыф һәм башкалар.

Балагызга нинди исем кушарга белмәсәгез, нәсел агачыгыздагы әби-бабаларыгызның исемнәрен карагыз. Аларның исемнәре чын татарча булган. Мондый исемнәр һәрвакыт модада булачак. Шуңа күрә ата-аналарның иң беренче бурычы – матур исем сайлау һәм сабыйга исем кушу йоласын үткәрү. Хәзер кайбер әтиләр үзләре исем кушарга, баланың колагына азан әйтергә тырыша. Әлбәттә, бу бик яхшы. Имам чакыру да әйбәт.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xazrat-belan-cai-bala-tugac-narsa-eslarga-kirak-ham-islamda-nindi-isemnar-roxsat-itela-5918002

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев