Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мөслим мөслимәләре Лениногрск шәһәрендә булды

Районыбыз мөслимәләре Лениногорск шәһәрендә «Гыйлем нуры» конкурсында катнашты.

Лениногорск мөхтәсибәтенең «Ихлас» мәчетендә «Гыйлем нуры» конкурсы узды. Уникенче тапкыр уздырылган бу ярышка 14 районнан мөслимәләр килде. Халыкның дини белемнәрен киңәйтүгә кызыксынуын тәрбияләүгә, Татарстанның төрле районнарыннан мөселманнар арасында тәҗрибә алмашуга, аралашуга  юнәлдерелгән иде бу  чара.  Ярышлар 2 этапта узды: ярымфинал һәм финал. Соңгы турга ярымфиналда 1 һәм 2 урыннарны алган командалар : Арча, Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Мөслим һәм Лениногорск мөхтәсибәтләре үтте.  
Сорауларның катлаулылыгына карамастан, катнашучылар яхшы белемле булуларын  күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Лениногорск мөхтәсибәте командасы җиңде.
Җиңүчеләр кубок һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар, ә барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм китаплар тапшырдылар.

Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев