Мәскәү татарлары штабында беренче студентлар ифтары узды
Бу хакта Мәскәү татарлары штабы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә
Чараны Ренат хәзрәт Идрисов вәгазь белән башлап җибәргән. Ул Рамазан аеның әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләгән.
Яшьләр өчен кызыклы программа әзерләнгән булган. Белемнәрен тикшерергә яратучылар өчен Рамазан ае темасына мавыктыргыч квиз үткәрелгән. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган.
Аралашырга, дуслар табарга теләүчеләр өчен өстәл уеннары зонасы эшләгән. Дин турында сораулары булган егетләр һәм кызлар хәзрәткә мөрәҗәгать итә алган.
Ифтар мәҗлесе мөселман традицияләрендә оештырылган: биредә музыка һәм күңел ачулар булмаган. Шул ук вакытта, очрашу бик җылы һәм дусларча рухта үткән. Теләүчеләр күмәк намаз укыган. Кичә яшьләрне берләштергән, таныштырган, фикердәшләр һәм дуслар табарга ярдәм иткән, белемнәрен һәм иманын арттырган.
Фото: Мәскәү татарлары штабы
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев