Кичә Раштуа сочельнигы булды
Дин вә вөҗдан

Кичә Раштуа сочельнигы булды

Көнчыгыш христианнарда кичә Раштуа сочельнигы иде. Раштуа җитәрәк уздырыла торган ул чараны халыкта “коляды” дип тә йөртәләр.

Сочельник – Раштуа уразасының соңгы көне. Йола буенча, бу көнне бүрттерелгән бодай белән бал, җиләк-җимешләр генә ашарга яраган.

Бу көн уңаеннан кичә Михайловка мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм оештырганнар. Уеннар биюләр белән үрелеп барган.

Фотолар - Михайловка мәдәният йорты архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев