Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Кичә Мөслимдә «Җомга марафоны» узды

Чара «Терәк -Опора» иҗтимагый хәйрия фонды һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләрне дин һәм тел берлегенә тарту максатыннан оештырылды

"Казан шәһәренең «Г.Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин сөйләгән вәгазьне, Динар Шәймәрданов башкарган мөнәҗәтләрне үсеп килүче яшь буын вәкилләре дә, өлкән яшьтәге тамашачылар да игътибар белән һәм яратып тыңладылар.

Район башлыгы Альберт Хуҗин проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин чарада катнашкан егет-кызларга яңа уку елында уңышлар теләде.

Туган телебездә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләрне дин һәм тел берлегенә тарту максатыннан оештырылган әлеге кичәдә динне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче яшь буында милли телне формалаштыру эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларыбызга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.

 Фотолар - Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев