Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Яңа мәчеткә казык кагылды

“Яңарыш” микрорайонының Фоат Садриев урамында яңа мәчеткә нигез салынды

Тантаналы чарада Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.

– Мөслим районы мәчетләргә бай. Төркиядә 80 миллион кеше яши, анда 80 мең мәчет исәпләнә. Мөслимнең район үзәгендә 8 мең кеше яши һәм, Аллаһ рәхмәте белән, бишенче мәчеткә низез салына. Районда барлыгы 34 мәчет эшли, тагын дүртесе – төзелү стадиясендә. Төркияне дә уздырдыгыз, афәрин! Мәчетнең урыны бик уңышлы сайланган. Җирлек көннән-көн зурая. Аллаһ кушып, алга таба мөселман балалары өчен балалар бакчасы, дини татар мәктәбе, башка уңайлыклар да булыр. Изге эш дәвамлы булсын! – диде Айрат Әюпов.

Мәчетне райондашыбыз Илгиз Исламов төзетә. Төзелеш эшләрен алып баручы Казан оешмасы эшне ике ел эчендә төгәлләргә планлаштыра. Мәчет Ислам исемен йөртәчәк. Мәчетнең имам-хатыйбы да билгеле – Ринас хәзрәт Нәбиев. Бүгенге көндә Ринас хәзрәт Мөслим мәчетенең имам-хатыйбы булып тора.

– Кешенең яши-яши киләчәге турында уйлануы табигый. Һәркем үз-үзенә: “Мин ни өчен яшим?” – дигән сорау бирә, кылган эш-гамәлләрен бәяли, күркәм гамәлләре белән тирә-юнендәгеләрне сөендереп яшәргә тели. Без барыбыз да Аллаһтан, намусыбызга тап төшерми яшәсәк иде! Үсеп килүче яшь буын илебезне, милләтебезне сакларлык сәламәт, таза булсын иде. Һәрбарчабыз намазлы, иманлы, исламлы булыйк! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Ислам мәчете өчен җирне Илгиз Исламов үз территориясеннән бүлеп биргән. Мәчеттә мәрәсим, ифтар бүмәләре дә булачак.

– Аллаһ йорты өчен урынны мин бирсәм дә, мәчет төзелешенә гаиләбез иганәчелек итсә дә, ул минеке түгел, халыкныкы, диния нәзарәтенеке. Ике бабам да указлы муллалар булган. Безнең нәсел-нәсәбебездә 300 елдан артык гомер эчендә бабаларыбыз шушы җирлектә гомер кичергән. Сафка басачак Аллаһ йорты намаз уку урыны гына түгел, укулар, Коръән ашлары үткәрү, никах, исем кушу кебек матур йолалар үткәрү урыны да булсын иде. Раббыбызга сыенып, дога кылып яшик! – диде Илгиз Исламов.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев