5 апрель 2019 яңалыклары
-
Балаларыбыз иҗаты. Яшәеш
Җиһанда – яз. Кояш үзенең нурларын кар өемнәренә бөтен көче белән “кадый”. Кар катламы да сынатмый, бирешми. Үзенең йомшаклыгын, аклыгын югалтса да, кояш белән аяк терәп көрәшә.
-
Бу безне бизәми!
Кешенең үз-үзенә, күршесенә, туганына, райондашларына, куйган хезмәтләргә хөрмәте, ихтирамы – безнең киләчәкнең нигезе. Җирлегебездә булган уңай үзгәрешләргә куанып йөргәндә, кайбер нәрсәләр күңелне китеп ала – ул да булса тирә-юнебезне чүпкә батыру, үз артыбыздан калдыкларны җыя белмәү.
-
Ут күршеләр – бездә кунакта
Район үзәк китапханәсендә күрше Башкортостан Республикасыннан килгән язучылар белән очрашу булды.
-
Уҗым тукландыралар
“Туган як” агрофирмасы игенчеләре кичә, районда беренчеләрдән булып, уҗым тукландыруга кереште.
-
Бергәләп саклыйк
Авыруларны булдырмас өчен иң элек профилактика эше алып барырга кирәк, ди табиблар. Хокук бозуларны булдырмас өчен дә алдан ук кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим. Моның өчен полиция хезмәткәрләре генә түгел, бөтен җәмәгатьчелек бердәм эш алып барырга тиеш. Хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында шулар хакында сөйләштеләр.
-
6 апрель көненә һава торышы
Көндез максималь температура +5..+10º градус тәшкил итә.
-
Балалар китап укыймы?
Хәзер балаларның бик азы гына китапка тартыладыр. Шулай да матур, төсле китап күрсәтсәң, һәр сабыйның күзендә очкын кабына. Бүген балалар китап укыймы?
-
"Авыл утлары" - "Сельские огни" газетасына язылу бара
2019 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылу бара.
-
Сүндермичә йөрәк кузларын
Бәхетле гаилә нинди була? Бер уйласаң, бу сорауга төгәл генә җавап та юк шикелле. Ә менә Мөслим авылында яшәүче Халидә һәм Рәис Шәяхмәтовлар белән очрашканнан соң әлеге сорауга җавап таптым кебек: бәхетле гаилә төзү – ир белән хатынның уртак тырышлыгы, уртак хезмәте. Халидә+Рәис
-
Демография – саннарда
Март аенда җирлегебездә 11 бала туды, аларның дүртесе малай һәм җидесе кыз бала.
-
Ашлама кайтару дәвам итә
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә минераль ашлама туплауда хөкүмәт ярдәме күрсәтү агымдагы елның 1 маена кадәр озынайтылды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.
-
Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады
Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.
-
Ни чәчсәң, шуны урырсың
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре иң җаваплы чорга – язгы кыр эшләренә әзерләнә. Эре агрофирмалар белән бергә, үсемлекчелек юнәлешендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары, кече фермерлар кырга чыгачак техниканы һәм тагылма коралларны ремонтлау белән мәшгуль. Шул ук вакытта чәчүлек орлык әзерләү буенча да эш дәвам итә.
-
Модельле китапханәләр булдыру өчен Татарстанга 1 млн сум акча бирәчәкләр
Проектны гамәлгә ашыру өчен 38 төбәккә барысы 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
-
Чисталык – үзебез өчен
Узган ел санитар-экологик айлык кысаларында район күләмендә полигонга 1251,2 кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылды. Бу эшкә 115 махсус автотранспорт җәлеп ителде. Чисталык икеайлыгы чорында оештырылган өмәләрдә 8220 кеше катнашты. Ике айда 6927 төп агач үсентесе һәм 793 төп куак утыртылды.