Ни чәчсәң, шуны урырсың
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре иң җаваплы чорга – язгы кыр эшләренә әзерләнә. Эре агрофирмалар белән бергә, үсемлекчелек юнәлешендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары, кече фермерлар кырга чыгачак техниканы һәм тагылма коралларны ремонтлау белән мәшгуль. Шул ук вакытта чәчүлек орлык әзерләү буенча да эш дәвам итә.
Чәчү өчен әзерләнгән югары сыйфатлы орлык – булачак уңышның нигезе. Туфракны яхшы итеп әзерләргә, куәтле һәм ышанычлы техникага ия булырга мөмкин, әмма җиргә сыйфатсыз орлыклар салынса, югары уңышка исәп тотып булмаячагын бүген һәркем яхшы аңлый, – ди авыл хуҗалыгы белгечләре.
Район авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан 2019 ел өчен 120 мең 420 центнер күләмендә чәчүлек материал салынды. Әзерләнгән орлык ГОСТ таләпләренә туры килә. Шуның 89 проценты – районлашкан, безнең шартларда сыналган һәм мул уңыш бирүче сортлар. “Август-Мөслим”, “Намус”, “Туган як” агрофирмалары, “Авзалов”, “Исламов”, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыкларының, орлык фондын яңартуның асылын аңлап, бу юнәлештә системалы эшләүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Быел да районыбыз басуларында супер-элита һәм элита сортлар игеләчәк.
– Быел язгы бодайның “Экада-113”, “Тулайковская-108”, “Хаят”, “Архат”, “Ульяновская-100” сортлары чәчеләчәк. Арпаның “Яромир”, “Нур”, “Раушан” сортлары игеләчәк. Хуҗалыклар борчакның – “Мадонна”, “Таң”, “Аксайский усатый-55”, карабодайның – “Черемшанка”, солының – “Стиплер”, сояның “Миләүшә” сортларына өстенлек бирә. Салынган орлыкның 93 проценты – югары репродукцияле, – ди “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Мисхәт Нәбиев.
Шул ук вакытта кече фермер хуҗалыкларына чәчүлек материалның сортын, репродукциясен яңарту буенча шактый эшләргә кирәклеген искәртә белгечләр. Бүген хуҗалыклар орлык складларының ишекләрен ачып чәчүлек материалны җылыту, инкрустацияләү машиналарын әзерләү, фитоэкспертиза нәтиҗәләре буенча препарат сайлау эшләре белән мәшгуль.
– Көзге культураларның торышы да канәгатьләнерлек. Узган ел 11 мең 856 гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Аның күпчелеге – көзге бодай, 845 гектары – арыш культурасы. Әлеге культуралар нигездә агрономик срокларда чәчелеп, уңышлы кышлады. Һава шартлары уңай килеп, көзен мул уңыш алырбыз, дигән тулы өмет бар, – ди Мисхәт Нәбиев.
Язгы кыр эшләрендә катнашачак механизаторлар, җир ачылып, басуларга керер көннәрне түземсезлек белән көтә. Иң элек алар көзге культураларны тукландыруга керешәчәк. Райондагы 10 мең гектардан артык мәйдан биләгән күпьеллык үлән басуларына инвентаризация үткәреп, аларны тукландыру да башланачак. Ә аннан инде чәчүгә дә күп калмый.
“Еллар елларга ошамый – үзгәреп тора һава”, – дигән шигырь юлларындагыча, синоптиклар бу җәйдә һава торышының ничек булачагын төрлечә фаразлый. Ничек кенә булмасын, басу-кырларда эшләүче игенчеләребез сынатмас, дип ышанабыз.
Фәридә Гайнетдинова.
Эльза Шәмсетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев