Бергәләп саклыйк
Авыруларны булдырмас өчен иң элек профилактика эше алып барырга кирәк, ди табиблар. Хокук бозуларны булдырмас өчен дә алдан ук кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим. Моның өчен полиция хезмәткәрләре генә түгел, бөтен җәмәгатьчелек бердәм эш алып барырга тиеш. Хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында шулар хакында сөйләштеләр.
Утырышның көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә ирекле халык дружиналарының эшчәнлеге турында иде.
– Бүгенге көндә район буенча 52 халык дружинасы отрядында 807 кеше исәпләнә. Авыл җирлекләрендә 18 отряд эшли. Халык дружинасы членнары көн саен район үзәгендә һәм авыл урамнарында, яшьләр күп җыела торган урыннарда булалар. Кайбер оешма җитәкчеләре кешеләр белән яисә техника белән тәэмин итүдән баш тарта. Авыл җирлекләре башлыкларын да бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга чакырам. Озакламый җәйге каникуллар башлана. Авылга шәһәрләрдән, чит төбәкләрдән күпләп яшьләр кайтачак. Куркыныч җинаятьләрне, хокук бозуларны булдырмас өчен бергәләп көрәшик, – диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.
Район хокук бозулар буенча кара исәптә йөрмәсә дә, тәртип бозучылар, ялгыш юлга басучылар очрап тора. Шуңа күрә хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясе членнары да ирекле халык дружиналарының эшчәнлеген тагын да активлаштырырга һәм аларның эшчәнлеге белән комиссия утырышларында һәрдаим танышып барырга дигән тәкъдим кертте.
Район эчке эшләр бүлегенең миграция бүлеге җитәкчесе Роза Маракинаның чыгышын да комиссия членнары зур кызыксыну белән тыңлады. Районыбызга ел дәвамында Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан кебек якын чит илләрдән килүчеләр бар. Әлеге гражданнар, тиешле срокларда исәпкә куелып, һәрдаим контрольдә торалар. Роза Маракина билгеләп үткәнчә, мигрантлар арасында хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Шулай да уяулыкны киметергә ярамый. Бүген җирлегебезгә аяк басучыларга карата игътибарлы булу, кеше яшәмәүче йортларга контрольлек итү иминлегебезне тәэмин итәр.
Почта бүлекләрендә саклану чаралары белән тәэмин ителеш турында район почта бүлеге җитәкчесе Ландыш Әхмадуллина таныштырды. Ул үз чыгышында һәр хат ташучыга хезмәт кагыйдәләре аңлатылуы, аларның саклану чаралары белән тәэмин ителүләре хакында сөйләде.
Утырышны алып баручы комиссия рәисе Азат Әхмәтҗанов та фикер-тәкъдимнәрен җиткерде:
– Бүген җирлегебездә куркыныч җинаятьләр теркәлмәве сөендерә, әлбәттә. Әмма безгә тынычланырга ярамый. Тиздән мәктәп балалары җәйге ялларга таралыша. Аларга кич белән йөргәндә, су буйларында булганда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату мөһим. Асоциаль гаиләләрне, алардагы балаларны да игътибарсыз калдырмаска кирәк. Социаль яклау бүлеген, авыл җирлекләрен һәм полиция участок инспекторларын бу мәсьәләдә бергәләп эшләргә чакырам. Җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыруга, яшьләрнең ялын оештыруга да бүгеннән әзерләнергә кирәк. Гомумән, хокук бозуларны кисәтү буенча эш һәр көнне, һәр җирдә алып барылырга тиеш.
Фәридә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев