Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чисталык – үзебез өчен

Узган ел санитар-экологик айлык кысаларында район күләмендә полигонга 1251,2 кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылды. Бу эшкә 115 махсус автотранспорт җәлеп ителде. Чисталык икеайлыгы чорында оештырылган өмәләрдә 8220 кеше катнашты. Ике айда 6927 төп агач үсентесе һәм 793 төп куак утыртылды.

Авыл кешесе өчен яз гомер-гомергә мәшәкатьле чор булды. Озакка сузылган йокысыннан уянган табигать безнең дә “күзләрне ачарга” мәҗбүр итә. Кар юрганы астыннан баш калкыткан чүп-чар да күзгә чалына, көздән чабылмый, чистартылмый калган үлән-куралар да пәйда була. Әйләнә-тирәбез – чистарту-җыештыру, җир-анабыз кайгырту сорый.

ТР Министрлар Кабинеты боерыгын үтәү йөзеннән район Башкарма комитеты быел да 1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик ике-айлык үткәрү турында карар кабул итте. Икеайлыкны нәтиҗәле үткәрү өчен эш планы төзелеп, аның үтәлешенә контрольлек итү махсус штабка йөкләнде. Шунысы куандыра: чисталык икеайлыгы ел саен райондашларыбызның активлыгы шартларында үтә. Чөнки әйләнә-тирәбезнең чисталыгы өчен җан атып яшәүчеләр арта бара. Бу көннәрдә оешма территорияләрендә һәм каралты-кура тирәсендә кыш дәвамында җыелган карларны тарату, җир ачылган урыннардагы чүп-чарны җыештыручылар да күренә башлады. 
Соңгы берничә елда район үзәгенә һәм торак пунктларга илтүче юл буйларындагы агач полосаларын чистарту да матур традициягә әйләнеп бара. Җирлекләрдә карт агачлар киселә, алар урынына яшь үсентеләр, куаклар утыртыла. Бигрәк тә район үзәгендәге урамнарда, парк-скверларда күпләп һәм төрлесеннән агач үсентеләре, декоратив куаклар утырту дәвамлы эшкә әйләнде. Икеайлык кысаларында быел Мөслимнең үзендә тагын бик күп агач утыртылачак. 
Мәңгелек йортыбыз булган зиратларны чистарту, тәртипкә китерү дә нәкъ икеайлык чорына туры килә. Моннан тыш чишмәләрне һәм башка су чыганакларын чистарту да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Ни дисәң дә, яшәгән җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар-экологик хәл булдыру ахыр чиктә гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүне дә күздә тота. Бу уңайдан район ветеринария берләшмәсенә дә аерым бурычлар йөкләнә. 
– Язга чыгып, аяк аслары бераз кипшенүгә райондагы унбиш беккер чокырын, себер түләмәле үләт базларын (алар уналты ноктада) бер кат карап, тикшереп чыгабыз. Бу эш ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары белән берлектә башкарыла. Аңа кадәр ферма тирәләрен чистарту, инфекция чыганагы булырдай калдыклардан арындыру башкарылырга тиеш, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов. 
Әйләнә-тирә мохиткә сак караш, экологик тәрбия кече яшьтән бирелгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Әйтергә кирәк, чисталык икеайлыгына мәгариф учреждениеләре дә елның-елында актив кушыла. 
– Мәктәп тирәләрен чистарту, агач утырту эшләрендә балаларыбыз да теләп катнаша. Территорияләрне яшелләндерү, чәчәкләр утырту, бакчаларны тәрбияләү буенча яздан башланган эшкә көзен нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнә. Бу көннәрдә мәктәпләрдә сыерчык оялары конкурсы барды. Иң матур һәм үзенчәлекле оялар бәйгенең район турына сайлап алынды. Укучылар “Экояз” республика бәйгесендә дә теләп катнаша, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лениза Галимова. 
Икеайлык кысаларында Мөслимдә һәм авыл җирлекләрендә рейдлар оештырылыр, дип көтелә. Рөхсәтсез урында чүп түгүчеләрне, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм гаеплеләрне җавапка тарту юнәлешендә дә максатчан эш алып барылачагын искәртә җаваплы белгечләр. 
Әлбәттә инде, чисталык икеайлыгы дәвамында һәр җирдә өмәләр оештырылачак. Олысы да, кечесе дә аларда актив катнашып, үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне матурлауга, сулар һавабызның сафлыгын, эчәр суларыбызның чисталыгын тәэмин итүгә үзеннән зур өлеш кертер, дип ышанасы килә. 
Әлфинур Ногманова.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев