Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

“Хатын-кыз бәхете» гөле

Спатифиллумны “хатын-кыз бәхете» гөле дип атыйлар.

Ышанулар буенча, аны үстерүче хатын-кыз парын тиз таба. Өйдә низаг, бер-береңне аңламау, гаугалар бар икән, гөл зәгыйфьләнә. Спатифиллум талымсыз, шулай да дөрес тәрбияләмәгәндә, чәчәк атудан туктый. Моның берничә сәбәбе бар. Гөлне кинәт зур чүлмәккә күчерергә ярамый. Тамырлары чүлмәкне тутырмыйча, ул чәчәк атарга ашыкмаячак. Гөл яктылык ярата, әмма аңа туры кояш нурлары төшмәскә тиеш. Үтәли җил дә зыянлы. Тәрәзә, форточканы ачып, бүлмәне җилләтергә яратасыз икән, гөлне аулаграк урынга куегыз. Аңа кондиционер җиле дә тимәскә тиеш. Гөл дөрес кышларга тиеш. Кышын батарея янында торган гөлнең чәчәк атуын көтмәгез. Кышын ул +16, +18 градуста ял итә. Картайган чәчәкләрен кисеп ташларга курыкмагыз, яңалары бик тиз үсеп чыга һәм гөл яңара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев