Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Мөслимдә бу көнне

Рубрикада Мөслим районында 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел, 9 февраль

Кинобудка булачак

Газетабызның быел 1 гыйнвар санында басылган “Чукмаргали телеграммалары”ның берсендә Елгабаш авылында кинобудка юклыгы, нәтиҗәдә авыл кешеләренең кино караудан мәхрүм булуы тәнкыйтьләнгән иде. Рәсми җавап: “Тәнкыйть белән тулысынча килешәбез.
Әлеге кимчелекне бетерү чарасы күрелә, ягъни кинобудка төзелеп бетеп килә. Ул февраль аенда куллануга тапшырылачак”.
Җавапка Симәк авыл советы башкарма комитеты председателе Ә.Галиев кул куйган.


Яңа совет төзелде

Шушы көннәрдә культура работниклары профсоюзы район комитетының пленумы булды. Пленумда профсоюз райкомы председателе Х.Фәттахова һәм ревизия комиссиясе председателе В.Муллагалиева иптәшләрнең башкарылган эшләре турында информация тыңланды. ВЦСПСның өченче пленумы карары нигезендә культура работниклары профсоюзының район комитеты бетерелде. Аның урынына культура тармаклары учреждениеләре һәм оешмаларының профсоюз комитетлары председательләренең район советы төзелде. Совет председателе итеп Х.Фәттахова сайланды.

Сәхифәне Наилә  Сәлахова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев