Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Мөслимдә бу көнне

Әлеге рубрикадагы язмалардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.


1970 ел, 29 октябрь

Зур җиңү 

"Маяк ” колхозы терлекчеләре Бөек Октябрь бәйрәменә зур хезмәт бүләкләре хәзерләделәр.
Хәерләүләр пунктларына  3 530 центнер ит озатып, дәүләткә ит сатуның еллык планын срогыннан алда үтәделәр. Тапшырылган продуктларның сыйфаты да  бик яхшы иде.
Мөгезле эре терлекләрнең уртача тапшыру авырлыгы  359, дуңгызларның – 108 килограмм тәшкил итте. Бу җиңүгә ирешүдә терлекчеләрдән Г.Шәфигуллина, Г.Газизова, Р.Галиева, Г.Бикташев иптәшләрнең өлеше аеруча зур булды.
З.Мирзаһитова


Лаеклы бүләк

“Мөслим” совхозы комсомоллары комсомол туган көнне яңа уңышлар белән каршылыйлар.
Мәсәлән, яшь комбайнчы Мәгъсүм Сафин үзенең агрегаты белән 230 гектар мәйданның игенен урдырып, 4 240 центнер ашлык суктырды. Һәм комсомол яшьләр агрегаты арасында 1 урынга чыкты.
Г.Егоров

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.


1970 ел, 3 ноябрь

Яшьләр бәйрәме

Комсомоллар район культура йортында  Ленин комсомолының 52 еллыгына багышлап тантаналы җыелыш уздырдылар.Җыелышта ВЛКСМ райкомы секретаре иптәш Х.Әюпов,  ветеран-комсомол Ә.Хафизов чыгыш ясадылар. Җыелышта шулай ук икмәк кабул итү пункты, Мөслим урта мәктәбе, район больницасы комсомол комитеты членнарын да тыңладылар. Соңыннан биюләр, төрле уеннар булды.
Ф.Галимәрданова

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.


1970 ел, 5 ноябрь

“Урал” колхозы  Бөтенроссия ярышында җиңүче Бөтенроссия ярышында җиңүчеләр арасында безнең районнан дәүләткә ашлык сату планын 161 процентка үтәгән һәм бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27,7 центнер уңыш алган “Урал” колхозы да бар. “Урал” колхозына 1,5 мең сум акчалата бүләк белән РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның Кызыл байрагы тапшырылды.


Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев