Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана.
27 апрель
Кыска срокта
“Кызыл Октябрь” колхозы бүген 2700 гектар мәйдандагы туңга сөрелгән һәм пар җирләрендә дым каплауны төгәлләде. Игенчеләр бу агрочараны кыска срокта башкарып чыктылар. Басуларда көне-төне унбер-унике агрегат хәрәкәт итте. Һәр механизатор язгы кыр эшләренең беренче этабын югары темп һәм сыйфат белән үткәрү өчен фидакарь хезмәт куйды. Мөдәрис Нәгыймов һәм Фәнис Кашапов техникадан бигрәк тә җитештерүчән файдаландылар. 200әр гектарга якын мәйданда дым каплап, алар социалистик ярышның алгы сафына бастылар. Көн маякларының тракторында күчмә вымпеллар җилфердәде.
Ә. Хәйбрахманова.
Фото: Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев