Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
5 сентябрь
Истәлекле шартларда
1 сентябрь көне елдагыча бәйрәм төсенә кергән иде. Кулларына чәчәкләр тоткан укучылар мәктәп каршысына матур итеп тезелделәр. Алар мәктәп стена газетасының яңа уку елы башлануга махсус чыгарылган саныннан “бишенче чирек” нәтиҗәләре белән танышалар. Аннары тантаналы митинг булды. Мәктәп директоры И. Ибраһимовның котлавыннан соң, сүзне М. Горький исемендәге колхоз председателе Р. Гәрәев алды. Ул җәй көне аеруча тырышып эшләгән укучыларга колхоз идарәсенең бүләкләрен тапшырды.
Ф.Гыймранов, Октябрь сигезьеллык мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев