Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.
15 июль
Киләсе ел уңышы өчен
“Урал” колхозында киләсе ел уңышы турында кайгыртучанлык күрелә. Көзге культуралар астына туфрак әзерләү зур оешканлык белән башланып китте. Беренче көннәрдә Ришат Маннанов белән Равил Муллашев уңышлы старт алганнар иде. Комсомолецлар – бертуган Ришат һәм Расил Маннановлар сынатмыйлар. Алар ДТ-75 тракторында һәр сменада 6 гектар урынына 6,5-7 гектар мәйданда туфрак хәзерлиләр. Икенче агрегат членнары Фәрит Әгъзәмов, Әдип Шәмсевәлиевнең дә хезмәте мактауга лаек.
Р.Миргасыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев