Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

25 февраль

Мөдир тырышлыгы

Киров исемендәге колхозның Вәрәшбаш сарыкчылык фермасы терлекчеләре киеренке көрәш алып баралар. Коллектив хезмәтен бер максатка туплауга ферма мөдире Гөлзада Юнысова зур тырышлык куя. Узган ел биредә һәр 100 сарыктан 106 бәрән алынган иде. Ферма мөдире кимчелекләрне ачыклап, терлекләргә нарат ылысы ашату, азыкларны минераль матдәләргә баету оештырды. Маллар ныклы көн тәртибе буенча асралды, даими рәвештә прогулкага чыгарылды. Менә шушыларның нәтиҗәсе буларак, январь аенда һәр 100 анадан – 140, ә барлыгы 1050 бәрән алынды. Үрчемнең сакланышы – 100 процент.

М. Баһаутдинов, бухгалтер.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев