Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

22 июль. Старт бирелде.

“Авангард” колхозында комбайнчыларны тантаналы шартларда кырга озату матур бер традициягә әверелде. Менә бүген дә уракта катнашачак 20ләп механизатор, тормыш иптәшләре белән, колхоз правлениесенә чакырылдылар. Биредә алар кайнар аш ашадылар, колхоз үзешчәннәре белән берлектә биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. Тантананы колхоз председателе М. Дусадбеков ачып, аларга мактаулы эшләрендә уңышлар теләде. Механизаторлар исеменнән җавап сүзе белән Ә. Сәхабетдинов чыкты. Ул быелгы ел уңышын түкми-чәчми җыеп алу өчен бар тырышлыкларын куеп эшләячәкләренә ышандырды.

Ф. Галимов.

Фото – «Мөслим-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев