Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
5 июнь. Уңышлы эшлиләр
Хуҗалыкта пар җирләренә черемә чыгару буенча аерым звено төзелде. Аның составына өч төягеч, дистәдән артык техника керә. Эшне удар темп белән алып бару нәтиҗәсендә басулар җир сыен мул ала. Пар җирләренә барысы 6936 тонна ашлама чыгарылды инде. Төягечләрдән Александр Алексеев, Клим Романов һәм Александр Васильев җитештерүчән файдаланалар. Органик ашламаны кырга чыгаруда коммунист Василий Миңнебаев өлгерлек күрсәтә. Ул К-700 тракторы белән 56 урынына 70шәр тонна черемә чыгара. Механизаторлар Николай Петров һәм Валентин Басыйров та ярышта алгы сафта баралар.
Ф. Фәтхиева. XXII партсьезд исемендәге колхоз.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев