Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
1 апрель. Генераль репетиция.
3 апрельдә районыбызда комсомол-яшьләр өмәсе үткәрү турында “Шуган” совхозы комсомоллары башлангычы һәм шушы уңай белән ВЛКСМ райкомы бюросы кабул иткән карар М. Горький исемендәге колхозда бердәм яклау тапты. Мөрәҗәгать колхоз комсомоллары җыелышында өйрәнелде, бурычлар билгеләнде. Өмәдә 77 кеше, шул исәптән 48 ВЛКСМ члены катнашачак, эшләп алынган 154 сум акча тынычлык фондына күчереләчәк. Шул ук вакытта комсомол-яшьләр өмәсе 17 апрельдә үткәреләчәк коммунистик өмәгә генераль репетиция дә булып торачак.
Л. Каһарманова, комсомол оешмасы секретаре.
Фото – Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев