Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
2 март. Ветеранга безнең хөрмәт.
Октябрь авылында яшәүче Хәкимә апа Арсланова – тыл ветераны. Җиңү көнен дә басуда – кызу эш өстендә каршы алган ул. Хәкимә апа ул көннәр турында болай дип сөйли:
– Безгә, ул чор кешеләренә, бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Һәр Совет кешесендә дошманга карата нәфрәт уты кабынган иде. Һәрберебез сөекле илебезне саклауга бастык, күпләребез сугышка китте, күпләребез тылда дошманнан үч алды. Туган ил өчен, яшь буын өчен тырыштык. Хәкимә апаның бу сүзләре безнең һәрберебезне тырышып, намус белән укырга һәм Ватаныбызның патриотлары булырга чакырды. Хәкимә апаны без, “Бөркеткәй” отряды пионерлары, шефлыкка алдык.
Р. Йосыпова, Октябрь сигезьеллык мәктәбенең VII сыйныф укучысы.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев