Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

6 февраль. Ак буразналар.

М. Вахитов исемендәге колхоз механизаторлары соңгы вакытта кар тотуны сизелерлек тизләттеләр. Басуларда ак буразналар сызылган мәйдан күзгә күренеп зурая. Соңгы дүрт көн эчендә генә дә 1100 гектарда диярлек кар тотылды. Хуҗалыкта бу әһәмиятле эш белән махсус звено шөгыльләнә. Тракторчылар Мәрьям Зәкиева һәм Илдар Шәрипов идарә иткән агрегатларның җитештерүчәнлеге бигрәк тә югары. – Бүгенге эшебез уңыш өчен көрәштә зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә сынатмаска тырышабыз, – диләр алар.

Ә. Латыйпова.

Фото – Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев