Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

4 февраль. Хезмәткә дәрт уятып.

“Кызыл Октябрь” колхозының Нарат Асты товарлыклы-сөтчелек фермасында чираттагы терлекчеләр көне үткәрелде. Башлап сүз алган партком секретаре М. Димөхәмәтов быелның беренче ае йомгакларын, кышлату чорында социалистик йөкләмәләрне үтәүнең барышын аңлатты, алда торган бурычларны билгеләде. Мәлләтамак авыл советы башкарма комитеты секретаре Р. Бакыева “Закон. Хезмәт. Хокук” дигән темага лекция укыды. Чәй янында сөйләшү әдәби викторина белән дәвам итте. Аны китапханә мөдире Г. Хәмзина оештырган.

Ө. Мортазин, “Кызыл Октябрь” колхозының ветеринария табибы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев