Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
28 гыйнвар. Наказлар үтәлде.
Узган сайлауларда депутатларга дүрт наказ бирелгән иде. Сайлаучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерүдә халык вәкилләре нәтиҗәле эшләделәр һәм бүгенге көнгә барлык наказлар да уңышлы хәл ителде. Сайлаучылар Мәлләтамак елгасын элекке ярына кайтаруны рай-
он Советы һәм авыл советы депутатлары З. Камалов һәм М. Баһауов иптәшләргә наказ итеп биргәннәр иде. Бу эштә авыл халкының да бердәм катнашуына ирештеләр. А. Ягъфәров һәм Р. Касыймов иптәшләр бульдозер һәм экскаватор белән ярны ердылар. Авыл яшьләре тал кистеләр, пенсионер картлар ярга читән үреп куйдылар. Шулай итеп елга элекке юлына кайтты.
Р. Вәлиева, Тойгелде авыл советы башкарма комитеты секретаре.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев