Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

16 гыйнвар. Эшенә сокланабыз.

Безнең Михайловка районда иң зур авыллардан санала. Хат ташучыларга барлык хуҗалыкларны да йөреп чыгуның ничек авыр икәнен яхшы аңлыйбыз. Безнең участокта эш-ләүче Нурҗиһан Дәүләтованың тырышлыгына һәм, көннәрнең нинди булуына карамастан да, үз вазыйфасын төгәл башкаруына сокланабыз. Ул инде өлкән яшьтә. Шулай да яңа газета-журналларны, башка төр корреспонденцияләрне адресатларына вакытында өләшеп чыга. Нурҗиһан Нәҗипованы без тирән хөрмәт итәбез һәм киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез.

И. Сухачев, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев