Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
25 июль. Башняда сенаж әзерлибез
“Авангард” колхозында терлек азыгы хәзерләү һаман киңрәк җәелә бара. Инде 1852 тонна сенаж, 1577 тонна иртә силос салынды. 199 тонна үлән оны, 174 тонна печән тупланды. 20 июль көнне башняга сенаж салу башланды. Михаил Федоров һәм Михаил Новиков иптәшләр КИР-1,5 агрегатлары белән үләнне җитәрлек күләмдә чабып куйдылар. Массаны ташуда “Сельхозтехника”ның район берләшмәсеннән ярдәмгә килгән шоферлар Айрат Вәлитов һәм Фаиз Җамалов аеруча өлгерлек күрсәтәләр. Алар башня янына 660-600 центнер туралган үлән кайтаралар.
О.Петрова.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев