Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада ретро фотолар тәкъдим ителә
13 май. Төгәлләнде!
М. Горький исемендәге колхоз игенчеләре уңышка ныклы нигез салу өчен нәтиҗәле эш алып баралар. Кичә алар шикәр чөгендере чәчүне төгәлләделәр. Бу культура 210 гектарда урын алды. Механикалаштырылган звено җитәкчеләре Ә. Фәрхетдинов һәм Х. Мөҗипов эштә аеруча өлгерлек күрсәттеләр. Хуҗалыкта 332 гектарда бодай, 500 гектарда борчак, 52 гектарда солы чәчелде. Механизатор-комсомолчылар Г. Латыйпов, З.Әхмәтшин җиткерелгән көнлек заданиеләрне һәрвакыт арттырып үтиләр. Культивацияләүче Ю.Кондратьев, А. Степанов һәм Р. Әхмәтовның да эш күрсәткечләре югары.
Ф.Камалова.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев